Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2020, 14:48

Кытайда коронавирусның тәмамлану вакытын фаразладылар

Covid-19 коронавирусы таралу елның җылы чоры башлангач кимиячәк

Яңа Covid-19 коронавирусы июнь аенда тәмамланырга мөмкин. Бу хакта Кытай Халык Республикасының Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе җитәкчесе Чжун Наньшань хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Белгеч бәяләвенчә, дәүләтләр тарафыннан инфекция белән көрәшү өчен барлык көчләрне мобилизацияләгәндә, аны җиңү өчен берничә ай вакыт җитә.
"Мин барлык илләрне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инструкцияләренә иярергә һәм милли дәрәҗәдә көч куярга чакырам", – дип ассызыклады Чжун Наньшань.
Кайбер дәүләтләр җитди куркыныч янамый дип уйлап, аның белән көрәшми башласа, пандемия озаграк дәвам итәчәк, дип белдерде ул.
Эксперт елның җылы чоры башлану Covid таралуны туктатырга ярдәм итә ала, диде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: