Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2020, 14:34

Пермь краенда «Татар кызы» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Конкурста катнашырга теләүчеләр белән татар теле һәм вокал укытучылары эшләячәк

Пермь краенда «Татар кызы» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Конкурста 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Катнашучылар Пермь крае территориясендә яшәргә тиеш. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Конкурста катнашырга теләүчеләр белән хореограф, сәхнәдә йөрү, актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча белгечләр, чәчтараш, визажист, стилист, фотограф, татар теле һәм вокал укытучылары эшләячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: