Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2020, 19:25

Башкортстан башлыгы Тазалык көннәрен үткәрү турындагы указга кул куйды

Башкортстанда муниципалитет биләмәләренең санитар-эпидемиологик торышын яхшырту өчен Тазалык көннәре оештырыла. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды

Документка ярашлы, район һәм шәһәр хакимиятләренә кимендә аена ике тапкыр Тазалык көннәрен үткәрергә тәкъдим ителә. Шушы көннәрдә каралган эшләр исемлегендә – предприятиеләр, оешмалар катнашлыгында ихаталарны, урамнарны, паркларны һәм башка биләмәләрне төзекләндерү һәм тазарту.
Махсуслашкан оешмалар юл буйларындагы ауган агачларны, чүп-чарны җыеп алырга тиеш.
Ел саен 1 апрельгә тиклем муниципалитетләр Тазалык көннәрен үткәрү буенча чаралар планын кабул итәргә һәм Башкортстанның Торлак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырырга бурычлы.
«Без берничә муниципалитетнең, тәү чиратта, Учалы һәм Әлшәй районнарының тәҗрибәсен өйрәндек. Анда һәр предприятие үзләренә беркетелгән биләмәне җыештыру өчен бер сәгатькә кешеләр бүлә, — дип белдерде Радий Хәбиров хөкүмәттәге киңәшмәдә. — Мәсәлән, Учалы – бик таза шәһәр. Шуңа без шушы тәҗрибәне бөтен республикага таратырга булдык. Мин моңа зур игътибар бүләм».
Республикада тәүге тазалык көннәре киләсе атнада ук башлана – 18 марттан 20сенә тиклем. Шул ук вакытта кардан тазарту эше башкарыла, 16 марттан санитар җыештыру һәм биләмәләрне яшелләндерү башлана.
Зәвыклы биләмәләр елы барышында өч республика өмәсен (18 апрельдә, 4 июльдә һәм 3 октябрьдә), шулай ук 16 Тазалык көнен, ике «Яшел Башкортстан» республика акциясен һәм 2 майда Искә алу һәм ихтирам көне үткәрү планлаштырыла.
Оксана Алексеева әзерләде
Читайте нас: