Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2020, 15:09

Марий Элда яшәүче татар кызлары арасында «Сылукай» республика бәйгесе оештырыла

Алар татар телен, татар халкының традицияләрен, тарихын һәм сәнгатен белергә тиеш

4 апрельдә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә татар хатын-кызлары арасында «Сылукай» республика конкурсы узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Бәйгедә Марий Элда яшәүче татар кызлары катнашачак. Алар татар телен, татар халкының традицияләрен, тарихын һәм сәнгатен белергә тиеш.
Конкурсны Марий Эл Республикасы Татар милли-мәдәни үзәге, Республика татар мәдәнияте үзәге оештыра.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: