Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2020, 13:35

Башкортстанда меңнән артык кеше катнашкан чаралар үткәрелмәячәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вирус инфекциясе хәвефен һәм таралуын киметү чаралары турындагы боерыкка кул куйды

Чараларның берсе — 1000нән артык кеше катнашкан мәдәни, спорт, эшлекле чараларны үткәрмәү. Бу хакта ул хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Боерык 20 апрельгә тиклем гамәлдә була, ләкин республика Башлыгы властьларның хәлгә карап эш итәргә тиешлеген һәм хәлнең яхшыруына яки начарлануына бәйле вакытның күчерелү мөмкинлеген белдере.
Шулай ук республикада яшәүчеләргә вирус теркәлгән чит илләргә һәм Русия төбәкләренә, күп кеше йөрегән урыннарга бармаска киңәш ителә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: