Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2020, 12:10

Мәскәүдә мөселманнарга намазны өйдә укырга киңәш иттеләр

Коронавирус таралу сәбәпле, Русия башкаласында югары әзерлек режимы кертелә

Мәскәүдә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCOV) таралу куркынычы булу сәбәпле, дин тотучыларга намазны өйдә укырга киңәш ителде. Бу турыда Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара багланышлар департаменты хатында хәбәр ителә.
Русия башкаласы Мәскәү шәһәре территориясендә югары әзерлек режимы кертелә. Шула уңайдан хат Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдингә, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү мөселманнары һәм Үзәк төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир Кргановка, Себер мөселманнары Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең Мәскәү шәһәре мөселманнары «Ярдәм» дини оешмасы җитәкчесе Рәшит Баязитовка юллана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: