Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2020, 13:21

Башкортстанда коронавирус аркасында ашыгыч рәвештә инфекцион хастаханә төзиячәкләр

Төбәк башлыгы җәмәгатьчелектән һәм журналистлардан вирус таралу вазгыяте турында рәсми мәгълүматка гына таянырга сорады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк хакимияте коронавирус буенча начар эпидемиологик вазгыять туган очракка берничә ай эчендә яңа инфекцион хастаханә төзеләчәген хәбәр итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Төбәк башлыгы дүшәмбе көнне, Башкортстан территориясендә коронавирус инфекциясен таратмау өчен, профилактика чаралары турында карар имзалады.
«Инфекцион үзәк төзелеше аеруча мөһим, биредә иң стандарт булмаган карарга килергә кирәк. Без төзелеш комплексына ярдәм итәргә әзер. Ул берничә айдан әзер булырга тиеш», — диде киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Шулай ук башлык кушуы буенча төбәктә бер меңнән артык кеше катнашында уздырыла торган чаралар, дәүләт хезмәткәрләренең эпидемиологик вазгыять куркыныч булган чит илгә командировкалары һәм РФ субъектларына сәфәрләре кичектерелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа COVID-19 пандемия кабынуын игълан итте. Дөньяда 140 илдән 153 мең кеше зарарланган, күбесе сәламәтләнгән, 5,7 мең кеше вафат булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: