Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2020, 11:06

Путин прокуратура хезмәткәрләренә азык-төлеккә бәяләрне контрольгә алырга кушты

Русия Президенты Генераль прокуратура коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

Русия Президенты Владимир Путин прокуратура хезмәткәрләренә доллар курсы үсеше фонында азык-төлеккә бәяләр формалаштыру һәм коронавирус таралу куркынычы өлешендә хокук бозуларга активрак чик куярга кушты. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Генераль прокуратурасы коллегиясе утырышында белдерде.
«Без барыбыз да коронавирус белән дә, энергия чыганакларына бәяләр белән дә килеп чыккан проблемаларны күрәбез, дөньякүләм биржа мәйданчыклары, валюта курсы нәтиҗәләрен күрәбез. Болар барысы да безнең икътисадта, аның эшчәнлегендә чагыла, шуңа күрә Монополиягә каршы федераль хезмәт белән эшне дәвам итү, азык — төлек продуктларына бәяләрне формалаштыру өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт белән мәгълүмат алмашу бик мөһим», — диде Путин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: