Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2020, 19:59

РФ Мәгариф министрлыгы: Дистанцион укуга күчү студентлар стипендиясендә чагылмаячак

Русия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы югары уку йортлары студентлары өчен методик тәкъдимнәр әзерли, алар барысы 1,5 меңгә якын булачак

Дистанцион укуга күчү студентлар стипендияләрендә һәм югары уку йортларындагы хезмәт хакларында чагылыш тапмаячак. Шул турыда Русия Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Русия югары уку йортларының 65 проценты, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, дистанцион укуга күчкән. Студентлар югары уку йортларының электрон системасы аша укытучылар белән элемтәдә торачак.
«Студентлар һәм университет хезмәткәрләренең, беренче чиратта укытучыларның, барлык социаль хокуклары тулысынча якланырга тиеш. Дистанцион укыту — хезмәт хакын үзгәртү өчен сәбәп түгел», — дип искәртте Фальков.
Аның сүзләренчә, министрлык көн саен методик тәкъдимнәр әзерли. Инде 633 онлайн-курс ачык, барлыгы алар 1,5 меңгә якын булачак.
Элегрәк «Татар-информ» коронавирусны профилактикалау максатыннан Казан федераль университеты студентлары 19 марттан дистанцион укуга күчереләчәк, дип хәбәр иткән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: