Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2020, 12:34

Коронавирус гаепле

Мәскәү мэры Сергей Собянинның карары буенча Мәскәүдә “Нәүрүз-2020 үткәрелмәячәк

Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты 22 мартта башкалада планлаштырылган «Нәүрүз-2020» гомумшәһәр бәйрәменең үткәрелмәячәге турында белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге карар Мәскәү мэры Сергей Собянинның 2020 елның 5 мартындагы карары («Югары әзерлек режимы кертү турында») нигезендә кабул ителде.
«Быел Нәүрүз бәйрәмендә 50 меңнән артык кеше катнашырга тиеш иде. Бездә барысы да әзер иде инде. Әмма бәйрәм үткәрелмәячәк», - дип ачыклык кертте Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков «ТАСС» агентлыгы белән әңгәмәсендә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: