Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2020, 14:06

Максим Забелин: Бүгенгә республикада расланган коронавирус инфекциясе юк

Бүгенгә Башкортстанда расланған коронавирус инфекциясе юҡ

«2020 елның 18 мартына иртәнге сәгать 8гә карата, республикада 48 кеше, коронавирус инфекциясенә шикләнеп, стационарга салынган, аларның сигезе – балалар. Тәкъдим ителгән стандартларга ярашлы, тиешле тикшерү үткәрелә, дәвалау алып барыла», — дип белдерде Башкортстан Республикасының саулык саклау министры Максим Забелин кичәге брифингта.
Министр кызу бәйләнеш телефоннарын искә төшерде: 286-58-27, 279-91-20.
«18 мартка 1500дән артык кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелгән, — дип хәбәр итте Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы урынбасары Мария Скотарева. — Башкортстанның медицина оешмаларыннан 72 кешенең биологик материалы кабул ителгән. Бүгенгә барлык нәтиҗәләр кире».
Республика Башлыгы кушуы буенча, көн саен иртән һәм кичен брифинг үткәрелә. Киләсе брифинг кичке сәгать 8дә башлана.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: