17 мартта Русия мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус таралу һәм Мәскәүдә массакүләм җыеннары тыелу белән бәйле карар кабул ителде. Шулай итеп барлык мәчетләрдә күмәк һәм җомга намазлары уку туктатылып тора. Бу турыда Русия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җомга намазының мөһимлеген игътибарга алып, намазны онлайн-режимда укырга тәкъдим ителә. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйб, имам, мәэзин һәм мәчет хезмәткәре катнашында җомга вәгазен һәм догаларын online-трансляцияләүне оештырырга тиеш була.
Җомга намазында читтән торып катнашучыларга барлык шартларны да үтәргә кирәк. Моның өчен ният булу фарыз, имам мөнбәргә чыккан мизгелдән алып фарызның ике рәкәгать намазына чакырганчы тынлык сакларга, имам белән бергә фарыз намазы уку мәҗбүри.
Шулай ук бу очракта җомга намазы тәмамлангач фарыз өйлә намазы алдыннан 4 рәкәгать намазын укырга, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.