Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2020, 19:07

10 яшьлек якташыбыз «Бөтенесеннән дә яхшырак» шоуында катнаша

10 яшьлек реставратор һәм коллекционер, сәгать остасы Алан Хадееев якшәмбе, 22 мартта, Беренче каналда Максим Галкинның «Бөтенесеннән дә яхшырак» телешоуында катнаша.

«Башкортстанның мәдәни дөньясы» хәбәр итеүенчә, малай үзенең тәүге экспонатын өч яшендә сүтеп җыйган. Әле аның коллекциясендә 400гә якын данә. Аланның исеме дөньяның коллекционерлар даирәсендә киң билгеле.
«Тәүдә ул сәгатьләр белән кызыксына, сүтә, җыя торган иде. Бала нәрсә белән генә уйнамый инде. Без аңа иске сәгатьне күрсәтә башладык. Ә ул аны төзәтеп куйды. Соңыннан дусларыбыз, танышларыбыз сәгатьләр китерде. Коллекция җыелды», — дип сөйләде Аланның атасы Илшат.
Алан белән чыгарылыш 22 мартта Уфа вакыты буенча 21.15тә эфирга чыга.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: