Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2020, 11:18

Путин Русия гражданнарын коронавирус аркасында азык-төлекне күпләп алмаска чакырды

Дәүләт башлыгы, икътисади тотрыклылыкка ярдәм итү өчен, ил Хөкүмәте, Үзәк Банк һәм төбәкләрнең төгәл уртак эшен җайга салырга кушты

Русия Президенты Владимир Путин ил гражданнарын коронавирус белән бәйле куркынычлар аркасында зур күләмдә ашамлыклар сатып алмаска чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Иң мөһиме - кешеләр [вазгыятьнең] ышанычлы булуын аңласын, аннары ыргытырга туры киләчәк азык- төлеккә акча тотмасын», - диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин ил Хөкүмәте, Үзәк Банк һәм төбәкләр арасында икътисади тотрыклылыкка ярдәм итү өчен төгәл уртак эшне җайга салырга кушты.
Бер атна элек, 11 мартта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа коронавирусның пандемия булуын таныды.
Моннан тыш, Русия Президенты прокуратура хезмәткәрләренә доллар курсы үсеше фонында азык-төлеккә бәяләр формалаштыру һәм Covid-19 таралу куркынычы янау өлешендә хокук бозуларны активрак кисәтергә кушты, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: