Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2020, 18:28

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек буена Коръән аятьләрен укыйлар

«Бу көннәрдә Изге китап аятьләрен уку дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә Аллаһы Тәгаләгә уртак мөрәҗәгатебез буларак кабул ителергә тиеш», - ди оештыручылар

17 марттан башлап, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек әйләнәсе Изге Коръән аятьләрен укыйлар. Бу хакта Русия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Русиянең төп мөселман гыйбадәтханәсендә Коръән уку гадәти хәл. Ә бу көннәрдә Изге китап аятьләрен уку дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә Аллаһы Тәгаләгә уртак мөрәҗәгатебез буларак кабул ителергә тиеш, диелә хәбәрдә.
17 мартта Русия мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус таралу һәм Мәскәүдә массакүләм җыеннары тыелу белән бәйле карар кабул ителде. Шулай итеп барлык мәчетләрдә күмәк һәм җомга намазлары уку туктатылып тора.
18 мартта Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан берничә карар кабул итте. Аерым алганда җәмәгать намазларыннан һәм кул биреп күрешүдән тыелып торган киңәш ителә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: