Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2020, 19:14

Башкортстанда мәктәптәр дистанцион укытуга күчә, ә балалар бакчаларында махсус чаралар кертелә

5 апрельгә тиклем дәвам иткән язгы каникулдан соң Башкортстанның барлык мәктәпләре дистанцион укытуга күчә

Бу турыда республика мәгариф министры Айбулат Хажин белдерде. Укучылар ял иткәндә, укытучылар электрон корамалны файдалану буенча квалификация күтәрү курсларын үтәргә тиеш.
«Әти-әниләре һәм законлы вәкилләре баланы өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган укучылар өчен мәктәпләрдә 15 кешедән артмаган махсус төркемнәр оештырыла», — диде мәгариф министры.
Айбулат Хажин сүзләренчә, укучылар программадан артта калмый, шуңа күрә беркем дә программаны җәйгә озайтырга җыенмый.
Республикада балалар бакчалары карантинга ябылмый. Ләкин әти-әниләр өчен чикләүләр кертелә: озатып килгәннәрне мәктәпкәчә белем бирү бинасына кертмиләр, баланы керә торган җирдә тапшырырга кирәк. Шулай ук һәр сабыйның температурасын тикшерәләр. Балалар бакчаларында көн саен дезинфекция үткәрәләр.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: