Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2020, 13:46

Уфада Милли китапханә хезмәткәрләре китапларны өйгә китерә

Яңа проект пенсионерлар, инвалидлар һәм ветераннарны кайгырту өчен гамәлгә ашырыла

Уфада Милли китапханә хезмәткәрләре китапларны өйгә китерәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Яңа проект пенсионерлар, инвалидлар һәм ветераннарны кайгырту йөзеннән гамәлгә ашырыла. Телефоннан заказ биргәч, кирәкле китапны укучы күрсәткән адрес буенча өйгә алып киләчәкләр.
Пенсионерлар ташламалы шартларда срогы чикләнмәгән электрон билет юнәтә ала. Инвалидларга ул бушлай тәкъдим ителә.
Китапларны ике атнага бирәчәкләр. Пенсионерлар аеруча ошаткан басмаларны озаккарак та алып калырга мөмкин.
Китапларга заказ телефон аша кабул ителә.
«Хезмәткәр китапны өйгә китергәч Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә таныклыгын — фото, исем-фамилия, биләгән вазифа һәм шәхси штрихкод урын алган пластик карточка күрсәтергә тиеш», — дип искәрттеләр китапханәдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: