Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2020, 19:57

Русиядә коронавирус йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган

Русиядә COVID-19 авырулы пациентларның гомуми саны 367 кешегә җиткән, 16сы сәламәтләнгән

Тәүлек эчендә Русиянең алты төбәгендә коронавирус белән чирләгән тагын 61 кеше теркәлгән. Бу хакта COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Ачыкланганча, 54 очрак — Мәскәүдә, икешәр очрак Удмуртия Республикасында һәм Киров өлкәсендә, тагын берәр зарарлану очрагы Новгород һәм Архангельск өлкәләрендә теркәлгән.
Соңгы ике атнада инфекцияләнүчеләрнең барысы да эпидемиологик вазгыять әйбәт булмаган Швейцариядән, Латвиядән, Нидерландтан, Испаниядән һәм Франциядән кайткан. Авыручыларны хастаханәләргә салалар һәм махсус боксларга урнаштыралар, алар белән контактта торучыларны тикшерүгә озатканнар.
Русиядә COVID-19 авырулы пациентларның гомуми саны 367 кешегә җиткән, 16сы сәламәтләнгән, 52 меңнән арты кеше күзәтү астында кала
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: