Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2020, 19:37

Русиягә гадәти булмаган антициклон киләчәк

Атна ахырына илнең Европа өлешендә +15 градуска кадәр җылытырга мөмкин

Бу атнада Русия территориясендә көчле стационар антициклон көтелә. Аны синоптиклар «блоклаучы» дип атый. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәренә сылтама белән «Российская газета» яза.
«Әгәр мондый антициклон кыш көне озак торса, бик көчле салкыннар булыр иде: -28...-30 градус. Ә менә җәй көне килсә, 30 градус эсселек булыр иде», - диде Вильфанд.
Илдә ике атнага антициклон урнашачак. Төнлә һава бик салкын булачак — атнаның беренче яртысында аның температурасы -5...-10 градус тәшкил итә. Төнге температуралар акрынлап үсәчәк, ләкин барыбер минус тамгасында калачак.
Көндезге температура атна ахырына нормадан 5-6 градустан артып китәчәк, дип вәгъдә итте Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе. Кояш нурлары көчәячәк. Әйтик, сишәмбе көнне илнең Европа өлешендә һава температурасы +5, чәршәмбе — +7...+8, ә җомга көнне һава +15 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
«Җылылык ай ахырына кадәр урнаша, дип фаразлана. Циклон 1 апрельгә кадәр булачак», — дип йомгаклады Вильфанд.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: