Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2020, 12:14

«Нур» һәм коронавирус

Уфаның “Нур” татар дәүләт театры 20 апрельгә кадәр карантинга туктый, гастрольләр кичектерелә

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында 23 марттан 20 апрельгә кадәр спектакльләр күрсәтелми. Бу коронавирус куркынычы белән бәйле. Шул сәбәпле спектакльләрне онлайн-күрсәтү оештыралар. Бу турыда театрның матбугат сәркатибе Гөлшат Сафина социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Театрның гастрольләре дә кичектерелә. Билетларны тапшырып була.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: