Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2020, 19:46

Тубыл галимнәре Себер татарларының генофондын өйрәнә

Этнограф Зәйтүнә Тычинских сүзләренчә, этногенетик тикшеренүләр бүгенге фәндәге яңа һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе санала

Тубыл галимнәре Омск өлкәсенә оештырылган экспедиция кысаларында Себер татарларының генофондын тикшерүдә катнашкан. Бу хакта Төмән сайты хәбәр итә.
Русия Фәннәр академиясе Урал бүлегенең Тубыл комплекслы фәнни станциясендә искәртүләренчә, тикшеренү төркеме составында Кемерово һәм Томск дәүләт университетлары генетиклары, тарихчылары һәм этнографлары да эшләгән.
Галимнәрнең бурычы Себер татарлары — Көнбатыш Себердә яшәүче төрки телле халыкның генофондын өйрәнүдән гыйбарәт булган. Этнограф Зәйтүнә Тычинских сүзләренчә, этногенетик тикшеренүләр бүгенге фәндәге яңа һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе санала.
Тикшерү вакытында XX гасыр - XXI гасыр башларында генеалогия тармаклары, милләтара никахлар һәм башкаларны өйрәнгәннәр.
Төмән, Омск, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә яшәүче Себер татарларының генофондын өйрәнү 2012 елда башланган. Әлеге фәнни проектта Мәскәү, Кемерово, Новосибирск, Томск һәм Тубыл галимнәре катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: