Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2020, 18:26

Башкортстанда Агыйдел һәм Уфа елгаларында су күтәрелә башлады

Башкортстанда ташкын башлана: зур елгаларда су кимәленең бераз күтәрелүе теркәлгән

Башгидромет мәгълүматлары буенча, Агыйдел елгасы Стәрлетамак янында – 1 сантиметрга, Уфа янәшәсендә 3 сантиметрга күтәрелгән.
Уфа елгасы Шакша янында 16 сантметрга «арткан». Бочкаревка авылы янәшәсендә Дим елгасы гидропосында су әлегә күтәрелмәгән.
Атна азагына көннәрнең +7 градускача җылынуы көтелә, ташуның көчәюе мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: