Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2020, 14:26

Путин Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә Сovid-2019 коронавируслы авырулар янында булды

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Русиядә 14 төбәктә коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы теркәлгән

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәдә булды, анда Covid-2019 коронавирусы белән авыручы пациентлар дәвалана. Дәүләт башлыгы пациентларны дәвалау барышы белән танышты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы саклагыч костюм, бахилла һәм перчаткалар киде, шуннан соң пациентларны карап тоту һәм дәвалау шартлары белән танышты. «Коллективыгызга иң җылы сүзләрне җиткерегез. Мин аларның ничек эшләүләрен карадым, барысы да хәрби постта. Хәрби гыйбарәләр кулланасы килми, әмма чыннан да, барысы да сәгать кебек эшли, җайга салынган яхшы механизм кебек», — диде Путин, баш табиб Денис Проценкога мөрәҗәгать итеп.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлек эчендә Русиядә 14 төбәктә яңа коронавирус инфекциясенең 57 очрагы теркәлгән, зарарланган кешеләрнең гомуми саны 495 очракка кадәр арткан.
Элегрәк Казанда коронавирус белән авыручылар янына Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. 2020 елның февралендә ул хастаханәдә Diamond Princess лайнерыннан туристларны каршы алган иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: