Барлык яңалыклар
Новости
26 март 2020, 17:12

Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен күчерү карарын имзалады

Бөтенрусия тавыш бирү көне 22 апрельдә булырга тиеш иде

Русия Президенты Владимир Путин Русиянең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында карарны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты.
Текстта әйтелгәнчә, илдәге халыкның коронавирус йоктыру куркынычын булдырмау өчен, Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенрусия тавыш бирү көне «Русия Президентының аерым карары белән билгеләнәчәк».
Бу карары хакында ил башлыгы бүген әйтте. Ул Русия халкына коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле вазгыять турында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Бөтенрусия тавыш бирү көне 22 апрельдә булырга тиеш идее.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: