Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2020, 17:53

Равил хәзрәт Гайнетдин мөселманнарны уртак догада катнашырга өндәде

Доганы бүген, 27 мартта, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә кылырга тәкъдим ителә

Дөньяда коронавирус таралган бу көннәрдә, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин «җаннарны дәвалау, тынычлыкны саклау өчен» бөтен мөселманнарны берьюлы дога кылырга өндәде. Бу хакта нәзарәтнең рәсми сайтында хәбәр ителде.
Доганы бүген, 27 мартта, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә кылырга тәкъдим ителә.
Мөфти: «Йә, Аллаһ, куркыныч авырулардан, газаплардан мин Синең ярдәмеңә өмет итәм», — дип дога кылырга киңәш итте. Доганың гарәпчә укылышы да тәкъдим ителде: «Аллаһумма, инни а‘узу бикя минәл-барасы, вәл-җунуни, вал-җузами ва сайи’ил-әскам» (Абу Дауд 1554). «Бисмил-ляхил-лязи лә ядурру ма‘а исмихи шай’ун фил-әрди ва лә фиссама’, ва хувас-сами‘ул-‘әлим».
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Рузилә Мөхәммәтова әзерләде.
Читайте нас: