Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2020, 17:36

Роберт Миңнуллин вафат

Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.
«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.
Роберт Миңнуллин 72нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Рузилә Мөхәммәтова әзерләде.
Читайте нас: