Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2020, 14:04

Башкортстан Саулык саклау министрлыгы коронавирус расланган чирлеләрнең хәле турында хәбәр итте

Яңа коронавирус инфекциясе расланган өч якташыбыз Уфа шәһәре йогышлы чирләр хастаханәсенең махсус боксларына урынлаштырылган

Башкортстанның саулык саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, алар өчен барлык шартлар булдырылган. Авыруларның барысының да хәле тотрыклы дип хәбәр ителә.
Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең транспортта күзәтү һәм санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Нәсимә Күсимова сүзләренчә, Дүртөйле шәһәреннән 50 яшьлек ханымда һәм аның кызында коронавирус расланган, алар 14 мартта Европа буйлап сәяхәттән кайткан. Өченче пациент — 1951 елгы, эш буенча Мәскәүгә йөрегән.
«Тәүдә ир өйдә дәваланган һәм хастаханәгә ятудан баш тарткан. Өченче тест-тикшерүдән соң барысының да диагнозлары расланган», — диде республиканың Роспотребнадзор идарәлеге вәкиле.
Чирлеләрнең кемнәр белән аралашканы республика властьларына билгеле. Аларның һәммәсе дә тикшерелә.
Моннан алда COVID-2019 чиренә шик белән тагы 63 пациентның республика хастаханәләрендә ятуы турында хәбәр ителгән иде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: