Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2020, 20:29

Көтелмәгән яллар

– Русия коронавирустан читтә кала алмый. Илебезнең күршеләрендә инде җитди зарарланган дәүләтләр бар. Вирусның Русиягә үтеп керү мөмкинлегенә тулысынча киртә куеп булмый. Төп өстенлек – гражданнарның хәвефсезлеге һәм сәламәтлеге, – дип башлады мөрәҗәгатен Русия Президенты Владимир Путин

Ил җитәкчесе табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташларының; шулай ук хастаханәләр, поликлиникалар, ФАПлар, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәрнең “ил сакчылары” ролен башкаруы турында белдерде.
Шул исәптән Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү датасының күчерелүе турында игълан итте.
Шулай ук алдагы атна (28 февраль – 5 апрель) хезмәт хакын саклап калу шартларында ял атнасы дип игълан ителде. Ял атнасында тормышны тәэмин итү структуралары – медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт һәм барлык хакимият органнары эшләячәк. Озын яллар авыруның таралу тизлеген киметү өчен кирәк, дип белдерде Президент.
Габдулла Вафин әзерләде
Читайте нас: