Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2020, 15:40

“Чисталык көннәре” безне куандырды

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре шәһәр урамнарына үзләренә бүлеп бирелгән мәйданчыкларга кар чистартырга чыкты

Ленин урамындагы мәйданчыкка авыр техника эшләгәннән соң торып калган карны чистартырга күтәренке кәеф белән, көрәкләр күтәреп “Керамика” җәмгыяте вәкилләре чыкты.
– Шәһәрне кыш буе җыелган кар һәм чүп-чардан чистартырга кирәк инде, – диде предприятиенең техник чаралар буенча саклану инспекторы Ольга Надолько. – Бар да яхшы, эшебез җырлап бара, тик кешеләр куеп киткән җиңел автомобильләр генә кыенлык тудыра – тракторларыбызга кар чистартырга комачаулый. Әмма без төшенкелеккә бирелмибез – көрәкләребезне эшкә җигәбез.
Мәдәният хезмәткәрләре дә “Керамика” җәмгыятеннән калышмадылар – үзләренә бүлеп бирелгән мәйданчыкта шау-гөр килеп тәртип урнаштырдылар.
– Көрәкләр дә, теләк тә бар, без – шәһәрнең йөзе, – дип елмайды “Урал-Батыр” мәдәният үзәгенең хуҗалык эшләре буенча җитәкчесе Эльвира Суфиянова. – Безнең: “Чиста шәһәр өчен”, – дигән девизыбыз да бар.
“Бәләбәй коммуналчысы” җәмгыятенең “авыр артиллериясе” дә “чисталык көненнән” читтә калмады – алар җилкәсенә тонналаган карны шәһәр читенә чыгару төште.
Илья Букарев
Читайте нас: