Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2020, 19:45

Башкортстан Башлыгы администрациясе Татарстан чиген вирус аркасында ябуны кире какты

Социаль челтәрләрдә юлны бетон блоклар белән ябу турындагы мәгълүмат таралу сәбәпле, ике республика чиген япканнар дигән фаразлар барлыкка килгән иде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров администрациясендә Татарстан белән чикне коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында ябу турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта Башкортстан Президенты администрациясе башлыгы Александр Сидякинга сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Минемчә, безнең туганнар-татарлар бу уңайдан бернинди үзәкләштерелгән карар кабул итмәгән. Ике тугандаш республика арасында чикләр юк, диде Президент. Минемчә, моны башкаручылар уйлап чыгаргандыр яки арттырып сөйләгәндер, бәлки, ниндидер сигналларны дөрес аңламагандыр», — дигән республика башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин.
Аның сүзләренчә, моннан бер атна элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә бу мәсьәлә буенча сөйләшкәннәр, чөнки күпернең төзек булуы ике республика өчен дә әһәмиятле.
«Бу күперне уртак көч белән ремонтлау дөрес булыр иде. Без бу тема буенча уртак фикергә килдек һәм карар чыгардык. Хәзер исә безгә игътибарны үз-үзеңне изоляцияләүгә юнәлтергә кирәк — өйдә калырга һәм якыннарыбызга йоктырмаска», — диде Александр Сидякин.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Башкортстанны тоташтыра торган Урыссу—Октябрь юлында Ык елгасы аша күпер техник конструкцияләре тузганга ябылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: