Русия төбәкләрендә социаль дистанция чараларын озынайту өчен төбәкләрдәге вазгыятьне исәпкә алырга кирәк. Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова бу фикерен Россия Президенты Владимир Путин белән Хакимият утырышында әйтте. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.
Татьяна Голикова илдә Covid-19 тибындагы яңа коронавирус таралу шартларында социаль дистанцияне саклауны тәэмин итү чараларын озайту кирәклеген әйтте.
«Бу чараларны озайтканда билгеле бер төбәк территориясендә эпидемия вазгыятен исәпкә алырга кирәк», — диде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, тиешле карарлар кабул иткәндә чикләү чаралары белән Федерация субъектларының икътисады үсеше арасында урталык эзләү кирәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.