Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2020, 20:29

Федераль медицина-биологик агентлыгы: Русиядә коронавирус эпидемиясе җәйгә чигенәчәк

Covid-19 коронавирусы кискен тын юллары вирус инфекциясенә карый. Димәк, ул 10-12 атнадан да озаграк дәвам итмәячәк

Русиядә коронавирус эпидемиясе җәйгә чигенәчәк, дип белдерде Федераль медицина-биологик агентлыгының баш инфекционисты Владимир Никифоров «Беренче канал» эфирында.
«Аның җәй көне бетәчәген кистереп әйтергә мөмкин», - диде Никифоров.
Белгеч сүзләренчә, Русиядә авыру таралышының иң югары ноктасы әле үтелмәгән. Ул киләсе атна урталарына туры киләчәк, ди эксперт.
Covid-19 коронавирусы кискен тын юллары вирус инфекциясенә карый, дип искәртте Федераль медицина-биологик агентлыгының баш инфекционисты. Гадәттә, мондый вируслы авыруларның «гомере» 10-12 атна дәвам итә.
«Татар-информ» агентлыгы Русия галимнәренең коронавирусны юк итү алымын уйлап табуы хакында хәбәр иткән иде инде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: