Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2020, 23:18

Роспотребнадзор: Яңа коронавирус 96 процент очракта тамчы юлы белән күчә

Федераль хезмәт җитәкчесе сүзләренчә, вирус өслектә 72 сәгать дәвамында сакланырга сәләтле

96 процент очракта Cоvid-19 коронавирус инфекциясе тамчы юлы белән күчә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Без бүген вирусның, нигездә, тамчы юлы белән күчүен беләбез — 96 процент очрак тамчы юлы белән бәйле, — дип сөйләде Попова. – Төрле тикшеренүчеләр фикеренчә, авыру бары тик 4 яки 6 процент очракта гына һава юлы белән күчә».
Аның сүзләренчә, ачык симптомнар белән авырган бер кеше өч кешегә авыру йоктыра ала. Вирус өслектә 72 сәгать сакланырга сәләтле.
4 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Русиядә коронавирус белән зарарлануның 4 731 очрагы теркәлгән, 333 кеше инде терелгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: