Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2020, 19:26

Башкортстанның күп функцияле үзәкләре алдан язылу буенча эшли

Башкортстанда күп функцияле үзәк офислары 6 апрельдән 30ына тиклем алдан язылу буенча эшли

Дүшәмбе-җомга көннәрендә иртәнге сәгать 9дан 6га хәтлем документлар тапшырырга һәм алырга мөмкин.
Күчмә офислар 30 апрельгә тиклем эшләми. Сәүдә үзәкләре биләмәсендәге күп функцияле үҙәкләрнең эш графигы әлегә расланмаган.
Бәйләнеш үзәгенең +7 (347) 246-55-33; +7 (927) 3333 100 телефоннары; күп функцияле үзәкнең рәсми сайтында шәхси кабинет аша; дәүләт хезмәтләре порталында язылырга була. Шушы телефоннар буенча учреждение хезмәткәрләреннән консультация алырга, эш графигын яки нинди документлар кирәклеген дә белешергә мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: