Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2020, 20:27

Русия хөкүмәте Башкортстанга ветераннарга торлак сатып алу өчен 14 миллион сумнан артык акча бүлде

Русия хөкүмәте Бөек Ватан сугышында катнашучыларга фатир сатып алу өчен акча бүлде

Хөкүмәт порталында басылган боерыкта әйтелгәнчә, Башкортстан Республикасына Бөек Ватан сугышы ветераннарына торлак сатып алу өчен 14,86 миллион сум бүленде.
Боерыкка ярашлы, Русия Федерациясенең Төзелеш һәм торлак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 352,37 миллион сум бирелә. Ил субъектлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын, үлгән сугыш инвалидларының гаилә әгъзаларын торлак белән тәэмин итәргә тиеш. Акча хөкүмәтнең резерв фондыннан бүленде.
Башкортстан бүленгән суммалар күләме буенча биш төбәк исәбенә керде. Ростов өлкәсе — 34,6 миллион, Дагстан — 22,3, Санкт-Петербург — 17,4 һәм Амур өлкәсе 15,8 миллион сум алды.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: