Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2020, 19:43

Русиядә тәүлегенә 1000нән артык кеше коронавирус йоктырган; барысы — 7497

Русиядә тәүлегенә коронавирус йоктыруның 1154 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр итте

Чирлеләрнең күбесе (697) — Мәскәүдә.
Илдә авыруларның саны — 7497 кеше. 494 кеше терелгән, 58е үлгән (11 кеше соңгы тәүлектә).
795 меңнән артык тест үткәрелгән.
Русиянеең 85 төбәгенең 81ендә чирлеләр бар.
7 апрельгә Башкортстанда 12 кешедә коронавирус расланған. 106 кеше шик астында, 5 пациент терелеп чыккан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: