Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2020, 19:14

Уфа республика клиник хастаханәсе карантинга ябылган

Хастаханәнең биш табибында һәм ике пациентта коронавирус инфекциясе булуда шикләнәләр

Уфада Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе карантинга ябылган. Хастаханәнең биш табибында һәм ике пациентта коронавирус инфекциясе булуда шикләнәләр. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Биш хезмәткәргә һәм ике пациентка үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Әлегә COVID-19 расланмаган. Алар өстәмә тикшерү өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелде», — дип ачыклык керттеләр медицина учреждениесендә.
Персонал эшләвен дәвам итәчәк, әмма пациентларны кабул итү туктатылган. Хәзер хастаханәдә бүлмәләрне дезинфекциялиләр.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирус йоктыруның ун очрагы ачыкланган. Дүрт авыру дәваланып терелгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: