Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2020, 18:39

Русиядә коронавирус таралуының югары ноктасы ике атнадан булачак дип фаразладылар

Русиядә зарарланучылар саны тәүлегенә 18-20 процентка арта

Русиядә Covid-19 коронавирусы белән авыруның иң кызган чагы саны 10-14 көннән башлана. Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова хәбәр итте, дип яза «Известия».
«Әгәр без тестлаштыру күләмнәрен арттырсак, математиклар һәм биологлардан торган иң яхшы фаразлау төркемнәре мәгълүматлары буенча, әлеге инфекциянең югары ноктасына чыкканчы 10-14 көн кала, Шуннан соң без вазгыятьне күпмедер вакыт тотып торачакбыз һәм хәл кире якка китәчәк — ягъни процесс, кагыйдә буларак, синусоидны хәтерләтә», — дип сөйләде ул.
Илдә Covid-19 белән хәлнең үсеш сценарие уңай, дип искәртте Скворцова. Зарарланучылар саны тәүлегенә 18-20 процентка гына арта, чөнки Русия башка илләр тәҗрибәсен исәпкә алган. Хакимият тарафыннан күрелгән чаралар бу күрсәткечнең үсешен булдырмаска мөмкинлек биргән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: