Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2020, 16:54

Гражданнарның паспортын һәм машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайтачаклар

Русия Президенты Хөкүмәткә таныклыкларны автомат озайту механизмын эшләргә кушты

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гражданнарның барлык шәхси таныклыкларын кимендә өч айга автомат рәвештә озайту механизмын эшләргә кушты. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте.
«Хәзер кешеләрдә кәгазь эшләре һәм инстанцияләрдә йөрү кайгысы түгел, шуңа күрә Хөкүмәттән паспортны, машина йөртү таныклыгын һәм шәхесен раслаучы башка документларны кимендә өч айга автомат озайту механизмын эшләүне сорыйм», — диде Русия Президенты.
Моннан тыш, эшсезләрне рәсмиләштерү шулай ук гадиләштереләчәк һәм дистанцион форматта узачак, диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: