Коронавируска каршы көрәштә якындагы 2-3 атна хәлиткеч булачак. Атналар уңышлы булсын өчен гражданнарга табибларның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу хакта Covid-19 таралу куркынычына каршы көрәш буенча киңәшмәдә Русия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кичә генә ул Covid-19 белән вазгыять турында фикер алышу өчен илнең әйдәп баручы фәнни белгечләре белән очрашкан. Башка илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эпидемия башлангач, беренче 4-5 атна иң авыры булып тора.
«Бу безнең вазгыятьтә якындагы 2-3 атна хәлиткеч булачак дигәнне аңлата. Бу чорда бездән барлык ресурсларның зур концентрациясе таләп ителәчәк, иң катгый рәвештә табибларның киңәшләрен, бүген һәр төбәктә кертелгән профилактик чараларны үтәргә кирәк булачак», — диде дәүләт башлыгы.
Коронавирус белән бәйле вакыйгаларны 100 процентка алдан әйтеп булмый, әмма иң мөмкин булган вариантларны исәпкә алырга кирәк, дип өстәде ул.
«Без мөмкин булган һәр вариантка эш планын булдыра алабыз һәм булдырырга тиеш тә», — дип йомгаклады Владимир Путин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.