Алар берничә ай элек сабый балаларны, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайларын куандырырга дип, Бәләбәебезгә килделәр дә, коронавирус аркасында билгесез вакытка бездә торып калдылар.
Әмма бернигә дә карамый тормыш дәвам итә. Шушы көннәрдә бәхетле юлбарыс-әти белән бәхетле юлбарыс-әнинең сабыйлары дөньяга килделәр. Кендекләре зеленкага буялган шушы зәңгәр күзле “песиләр” уртача зурлыктагы йорт мәчесе хәтлек инде.
Юлбарыс балалары үзләре генә аңлаган телдә сөйләшә-сөйләшә рәхәтләнеп уйныйлар. Ирексездән аларны кулга алып, туйганчы бер сөясе килә.