Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2020, 12:12

Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны — 40 кеше

Роспотребнадзор идарәлегенең 10 апрельгә мәгьлүматлары буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 40 очрагы теркәлгән (моннан алдагы көнгә +18 ), дип хәбәр ителә республика хөкүмәте сайтында

CO.VID-19 вирусын йоктырганнар арасында — Уфада, Дүртөйледә, Күмертауда, Бәләбәйдә, Белоретта, Бөредә, Сибайда, Октябрьскийда, Әлшәй, Иглин, Кырмыскалы районнарында яшәүчеләр), шулай ук медицина хезмәткәрләре (Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсеннән 9 кеше).
3647 кеше медицина күзәтүендә, аларның 99ында ОРВИ билгеләре бар.
Башкортстанда 9 апрельгә барысы 13 652 кеше лаборатория тикшерүе үткән.
Алты кеше терелгән.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: