Гисметео порталы мәгълүматлары буенча, май башында ук чын җәй башлана. 5 майга термометр баганасы +20 градлуска кадәр күтәрелә. Ә 1 майга яшенле яңгыр көтелә. Соңыннан кояшлы һава торышы фаразлана. Ләкин, синоптиклар әйтүенчә, мондый фаразлар 10 ел дәвамында уртача айлык күзәтүләр буенча төзелгән. Шуңа күрә май бәйрәмнәре башланыр алдыннан фаразларның үзгәрүе ихтимал.