Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2020, 13:06

Башкортстанда Рамазан ае коронавирус эпидемиясе аркасында кайбер чикләүләр белән уздырыла

Башкортстанда якынлашып килгән Рамазан ае мөселманар өчен кайбер чикләүләр белән уздырыла. Бу хакта республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин хәбәр итте

Атап әйткәндә, тәрәвих намазлары һәм ифтарлар булмый.
“Йолаларны өйдә башкарырга мөмкин, – диде Айнур Биргалин. Ул бу очракта мөселман кануннары бозылмый дип билгеләде.
Башкортстанда барлык мәчетләр дә ябык. Җомга намазлары уздырылмый. Манарадан азан һәм үзизоляция тәртибен үтәргә чакыру яңгырый.
Фото: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: