Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2020, 13:01

Зиратларга бару вакытлыча тыела

Алар бары тик җирләү чаралары өчен генә ачыла. Үзизоляция режимы беткәнче зиратларга бару чикләнә.

Тиешле күрсәтмәгә 10 апрельдә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында нәшер ителгән.
Исегезгә төшерәбез, БР Башлыгы искәртүенчә, дини бәйрәмнәрдә күпләп кеше җыелуына юл куярга ярамый.
Мондый чикләү чаралары Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм илнең башка шәһәрләрендә үтәлә дә инде.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: