Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2020, 11:48

Бөдрәханәләр һәм оптика салоннары эшли башлаячак

Республикабызда бөдрәханәләр һәм оптика салдоннары ачыла. Бу хакта үткән көндәге киңәшмәдә хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үз ишекләрен ачарга тиешле оешмалар исемлеген ныклап өйрәнергә һәм санитар-эпидемиологик нормаларны төгәл үтәгәндә генә рөхсәт бирергә кушты.
“Кагыйдәләрне бозган предприятиеләр ябыла. Төп шарт – эштә битлекләр, перчаткалар куллану, дезинфецкия үткәрү, дистанцияне тоту...” – диде Андрей Назаров.
Хәтерегезгә төшерзбез, үткән атнада Бәләбәйнең сәнәгать предприятиеләре гамәлдәге үзизоляция режимында эш башлады.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: