Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2020, 12:45

Милли кием көне якынлаша

Алдан хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында республикада Милли кием көне уздыру турында карарга кул куйган иде.

Ләкин дөньяга таралаган коронавирус инфекциясенә бәйле, алдан планлаштырылган чараларны онлайн тәртиптә үткәрергә туры киләчәк. Теләгәннәр 16 апрельдән алып дүрт көн буе Башкортстан халыкларының милли костюмнары белән танышачак. Республикада 164 милләт яшәгәнен исәпкә алганда, күпме матурлыкны күрү, танышу мөмкинлеге ачыла! Милли киемнәр тарихыбызны, мәдәниятебезне күзалларга, аларны яшь буынга тиешле дәрәҗәдә җиткерергә ярдәм итәчәк, киләсе 2021 елда узачак Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек тә булачак.
“Республикада яшәгән халыкларның милли киемнәренә бәйле 26 чара көтелә. Аларның барсының да үткәрелү планы Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының Youtube-каналында урнаштырылачак”, – ди чараны оештыручылар.
17 апрельдә “Милли киемдә фото” флешмобы старт ала. Теләгән һәркем анда катнашып, фотосын “Бәйләнештә” социаль челтәрендә, , Instagramда #нацкостюмрб #нацкостюм_дднрб #ялюблюнацкостюм хэштегтары белән урнаштыра ала.
Ә сентябрьнең икенче җомгасында узачак чарада һәрберебез милли кием киеп, бизәнгечләребезне тагып, урамнардан уза алачак әле. Күңелне төшерергә сәбәп юк!
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: