Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2020, 12:49

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераны исән чагында ук истәлекле тактаташ куела

Башкортстанда беренче тапкыр ветеран исән чагында ук истәлекле тактаташ куела. Бүген, 15 апрельдә, 100 яшен билгеләргә тиешле Ришат Сәлих улы Исмәгыйлевның якташлары шул хакта сораган.

“Ул бик теремек һәм аралашучан, әле Уфада яши. Брест крепостен обороналаган чакта исән калган яугирләрнең берсе булуына карамастан (аның тәнендә һаман фашист бомбаларының ярчыклары бар), ул уникаль кеше, – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә. – Якташлары аның өчен кагыйдәдән читләшүне үтенә”.
Истәлекле тактаташ Ришат Исмәгилев тәмамлаган Кушнаренко һөнәрчелек колледжына куела. Шулай ук Байгилде авыл лицеена ветеранның исеме бирелә.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: