Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2020, 12:53

Башкортстанда чәчү эшләре башланды

Республиканың 10 районында язгы чәчү башланды, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Беренчеләрдән булып чәчүгә Урал алды дала һәм көньяк урман-дала климат зоналарында төштеләр. Хәзер Дүртөйле һәм Илеш районнарында чәчү кампаниясе әйбәт бара – әле монда 2,1 һәм 1,8 мең гектарда чәчелгән.
Гомумән алганда, 14 апрельгә Башкортстанда 5,7 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Быел иген һәм кузаклы культураларны барлыгы 2 миллионнан артык гектар җирдә чәчәргә планлаштырыла.
Бәләбәй авыл хуҗалыгы эшчәннәре әлеге вакытта әзерлек сызыгында. Хуҗалыклар ягулык-майлау материаллары, орлыклар белән тәэмин ителгән. Апрельнең өченче ункөнлегендә чәчүгә төшәргә ниятлиләр.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: