Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2020, 12:57

Мөмкинлекләрдән файдаланып

Бүген Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы коридорларында, уку кабинетларында гадәти булмаган тынлык. Әмма монда да, бар җирдәгечә, уку дәвам итә.

Һөнәри белем бирү оешмасында дистанцион укытуның ничек баруы турында колледж директоры Наил Локманов сөйләде:
– “Дистацион укыту” сүзе белән укытучылар таныш иде инде. Без аны читтән торып укыту бүлегенә кертергә планлаштырган идек. Технологиянең катлаулы, күпьяклы, әмма техник яктан гамәлгә ашырырлык икәнен барсы да аңлый иде. Ә менә чынлыкта тагын да катлаулырак булып чыкты.
Шулай да ресурслардан чыгып, бөтен студентларны да дистанцион укытуга җәлеп итә алдык. Бүген “Облако” серверы аша – 824, катнаш серверлардан файдаланып 648 студент шөгыльләнә.
Дирекция, колледжның укытучылар составы вакытлыча кыенлыклар булачак яшь белгечләр әзерләүнең сыйфатына кире йогынты ясамасын өчен зур тырышлык сала.
Римма Солтанова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото колледж дирекциясе тарафыннан тәкъдим ителде.
Читайте нас: